Зәй укучылары яңа бассейнда йөзәргә өйрәнәләр

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

2023 елда Зәй шәһәрендә «Сәламәтлек мәктәбе» янында «Дулкын-Волна» йөзү бассейны төзелде. Әлеге спорт объектының эше «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының өстенлекле юнәлешләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән: сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның һәм физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче гражданнарның санын арттыру. Яңа объектта «йөзү» модулен гамәлгә ашыру башланды. Башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең эш программасына ярашлы рәвештә, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен йөзү буенча дәресләр үткәрелә. Үз тәэсирләре белән 7 нче Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Асадова Сабина уртаклашты. «Без бассейнга ноябрьдә йөри башладык, һәр шимбә көнне анда физик культура дәресе уза. Миңа бассейнның тирән булмавы һәм безнең белән тренер һәм физик культура укытучысы шөгыльләнүе ошый. Без такталар, билбаулар белән йөзәбез һәм суга чумабыз, тренер безгә моны дөрес эшләргә өйрәтә. Бассейнга йөрергә һәм йөзәргә өйрәнергә мөмкинлек тууына мин бик шат, чөнки  моңа кадәр мин йөзә белмәдем, ә хәзер инде курыкмыйм, өйрәндем диярлек», — дип сөйләде Сабина. Йөзү-физик тәрбиянең иң мөһим чараларының берсе. Йөзү белән шөгыльләнү зур сәламәтләндерү һәм гамәли әһәмияткә ия, чөнки йөзү осталыгы һәр кешенең яшәү өчен кирәкле күнекмәсе булып тора һәм ул сулы мохиттә булган очракта  тормышны саклауны гарантияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International