Зәйдә район җитәкчелегенең хезмәт коллективлары шәһәр һәм район халкы белән очрашулары дәвам итә. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов "Челтәр компания"се акционерлык җәмгыятенең "Түбән Кама электр челтәрләре"филиалы Зәй РЭС хезмәт коллективы белән очрашты. Ул катнашучыларны 2023 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы – 2024 елга перспектив юнәлешләр белән таныштырды. Зәй РЭСы башлыгы Олег Лукин Зәй бүлекчәсенең эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте, шулай ук предприятиенең төп бурычларын - электр челтәрләренең тотрыклы, ышанычлы эшләвен тәэмин итү, электр энергиясен тапшыруның нәтиҗәлелеген арттыру, аны кулланучыларга кадәр тапшыру вакытында югалтуларны киметү турында сөйләде. Очрашуга йомгак ясап, Разиф Гали улы килеп туган авария ситуацияләрен үз вакытында хәл итүнең мөһимлеген билгеләп үтте, кулланучыларны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итүләре өчен коллективка рәхмәт белдерде, киләчәктә дә нәтиҗәле эш теләде. Район башлыгы шулай ук бүген Зәй РЭГС коллективы белән очрашачак.