Глеб Спирин- грек- рим көрәше буенча Идел буе федераль округы җиңүчесе

2024 елның 26 гыйнвары, җомга
24-26 гыйнварда Саранск шәһәрендә 16 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда Идел буеның 13 төбәгеннән 419 яшь спортчы катнашты. Зәй спортчысы Спирин Глеб 52 кг авырлык категориясендә җиңү яулады. Тренеры- Терентьев Анатолий Александрович. Спортчыны һәм тренерны яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз һәм 18-22 февральдә Суздаль шәһәрендә узачак Россия Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясауларын телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International