Бүген «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖнең актлар залында заводның хезмәт коллективы район башлыгы Р.Г. Кәримов белән очрашты. Разиф Гали улы машина төзүчеләрне 2023 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 2024 елга бурычларны билгеләде. Шулай ук узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар белән очрашуда катнашучылар алдында: «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ башкарма директоры К.В. Катышев, ОТ и ПБ төркеме җитәкчесе Д.Н.Кәримов, сыйфат, төп клиентларга сату буенча менеджерлар һәм финанс контролеры чыгыш ясады. "Аккурайд Уилз Руссиа" ҖЧҖ 2018 елның июленнән эшли. Предприятие эшчәнлегенең төп юнәлеше булып йөк һәм җиңел автомобильләр өчен штампланган тәгәрмәчләр җитештерү тора. Продукциянең төп заказчылары булып ПАО КАМАЗ, АО АВТОВАЗ санала. Моннан тыш, компания икенчел базарда эшләүче клиентлар белән актив хезмәттәшлек итә. Шулай ук "Аккурайд Уилз Руссиа" ҖЧҖ продукциясе Беларусь Республикасына чыгарыла. Бүгенге көндә предприятие хезмәткәрләре саны 476 кеше тәшкил итә. 2024 елда предприятие алдында түбәндәге бурычлар тора: җитештерү һәм сату күләмен арттыру, чыгымнарны киметү, хезмәт һәм куркынычсызлык шартларын яхшырту, продукциянең яңа төрләрен үзләштерү.