Зәйдә урман хуҗалыклары эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген хакимият бинасының зур залында 2023 елда урманчылык һәм урман хуҗалыгы  эшенә  нәтиҗә ясалды һәм 2024 елга янгын куркынычсызлыгы һәм урман культурасы сезонына әзерлек буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты, киңәшмәне район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Разиф Гали улы киңәшмәдә катнашучыларны 2023 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды һәм агымдагы елга бурычларны билгеләде. Предприятиеләрнең 2023 елдагы эшчәнлеге һәм 2024 елга бурычлары белән җитәкче Ирина Забродина таныштырды. 2023 елда коллектив килешүләрнең үтәлешен карау һәм аларны 2024 елга озайту турында профсоюз комитеты рәисе Александр Бычков чыгышы тыңланды. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар алдында Рәис Гомәров чыгыш ясады, ул тулаем республика буенча урман хуҗалыгы буенча эшләрнең торышы белән таныштырды. Министр урынбасары учреждениеләр хезмәткәрләренә үз эшләренә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде, белгечләрне 2024 елда урман законнарын бозуны кисәтү һәм ачыклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һ.б. мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә чакырды. Киңәшмә бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International