ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2024 елдан НДФЛ буенча социаль салым ташламаларын бирү тәртибен үзгәртү турында» темасына 2024 елның 04 июнендә 10.00 сәгатьтә узачак вебинарда катнашырга чакыра.

 “Энергия” стадионында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган җиңел атлетика буенча беренчелек узды.

Ана капиталы акчаларыннан ай саен бирелә торган түләүләр алу хокукыннан җан башына кереме Татарстанда бер кешегә исәпләнгән ике яшәү минимумыннан - 26 270 сумнан артмаган 6 155 гаилә файдаланган.
Бүген район аграрийлары азык культураларын җыюга керештеләр.
2 июнь көнне Казан шәһәрендә «Туган Батыр» спорт көрәше фестивале узды.
Зәйнең ир-ат футболчылары командалары Татарстан Республикасы беренчелегенең алтынчы туры матчында Нурлат районының «Факел» командасын җиңеп чыкты.
31 майда Казанда «Өченче яшь» пенсионерлары арасында XIV республика Спартакиадасы узды.
Зәй үзәк китапханәсенең уку залында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге тарафыннан оештырылган «Ил балалары»рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды, ул балаларны яклау көненә багышланган иде.
2024 елның 8 июнендә Зәй шәһәренең ипподромында ат спорты ярышлары узачак: Гаризалар алдан 2024 елның 7 июненә кадәр Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә түбәндәге телефоннар буенча кабул ителә: 885558 7-08-01 (терлекчелек бүлеге).

2
июнь, 2024 ел
якшәмбе
Бүген «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгенең 11 нче сезонының 1 сменасы ачылды, анда мөхтәрәм кунаклар бар иде: Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Рәзиф Галиевич, Түбән Кама «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы директоры Галимов Алмаз Ибраһим улы, Әлмәт «Челтәр компания»се АҖ филиалы директоры Огурцов Сергей Владимирович һәм башка вазыйфаи затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International