Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды. Утырыш барышында түбәндәге мөһим мәсьәлә каралды: «БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуы вакытында Зәй муниципаль районы территориясендә комплекслы иминлекне тәэмин итү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында». Әлеге мәсьәлә буенча җаваплы вазыйфаи затларның чыгышлары тыңланды, конкрет карарлар кабул ителде.