Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, “Агрокөч” АҖ, Гостехнадзор, Ветеринария идарәсе белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш барышын тикшерде. Аның барышында шикәр чөгендере, көнбагыш, ашлыкка һәм силоска кукуруз уруга аерым игътибар бирелде. Бүгенге көндә районда шикәр чөгендере казуда 3 звено 4әр Ropa Tiger комбайны эшли. Шикәр чөгендере 6300 гектар мәйданда җыелган, уңдырышлылык - 465 ц/га тәшкил итә. Шушы көннәрдә ашлык өчен көнбагышны җыя башладылар, гектардан 24 центнердан артык уңыш чыга, дымлылык 9 % тәшкил итә. Бүген ашлык кукурузын суктыра башладылар. Азык культураларын җыю дәвам итә (силоска кукуруз). Барлыгы 22 мең тонна силос әзерләнгән, уңдырышлылык - 300 ц/га. Тикшерү барышында Куш-Елга комплексында әзерләнгән силосның сыйфаты белән таныштылар, анда сенаж һәм силос 2 елга җитәрлек запас белән салынган. Районда барлык тракторлар туфрак эшкәртүдә эшлиләр, бу эш 41 600 гектар мәйданда башкарылган, бу исә планның 80% тәшкил итә. Шикәр заводына 147 мең тонна татлы тамыр тапшырылган, шикәрлелек – 18%, пычранганлык-6,2 %. Ахырда Разиф Гали улы игенчеләрнең эшен уңай бәяләде һәм аларга 2024 елгы кыр эшләрен тизрәк тәмамлауларын теләде.