Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләр белән хушлаштылар

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген зәйлеләр хәрби хезмәткәрләрне - махсус хәрби операциядә катнашкан Пестов Александр Владимирович һәм Мусин Артур Тәлгать улын соңгы юлга озаттылар. Хушлашу чарасы "Энергетик"мәдәният йортында узды. Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, "КАМАЗ" АҖ генераль директоры киңәшчесе Александр Евграфов мөрәҗәгать итте. Хәрбиләрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар,  солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Александр Владимировичны Яңа шәһәр  зиратына, Артур Тәлгать улын - Кесәләү авылы зиратына җирләделәр. Ватанны саклаучыларның якты истәлеге зәйлеләр йөрәгендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International