Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы - мобилизацияләнгән Леонтьев Станислав Игоревичны соңгы юлга озаттылар. Хәрби хезмәткәр хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссариатның чакырылыш бүлеге башлыгы Александр Гурьянов һәлак булучының әти-әнисенә, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен рядовой Станислав Леонтьев Батырлык орденына үлгәннән соң тәкъдим ителде. Станислав Игоревичны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Җыелганнар бер минут тынлык белән солдатны искә алдылар. Хәрби хезмәткәрне Яңа шәһәр бистәсе зиратында җирләделәр. Ватанны саклаучының якты истәлеге зәйлеләр йөрәгендә озак сакланыр.