Террорчылыктан саклану максатларында

2024 елның 11 октябре, җомга

Игътибар! Хөрмәтле Зәй шәһәре һәм Зәй районы халкы! Безнең республикада спорт корылмаларының, сәнәгать һәм транспорт объектларының, халык күпләп була торган урыннарның террорчылыктан сакланышына өстәмә тикшерүләр үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә һәм куркынычсызлык мәнфәгатьләрендә барлык шәһәрлеләрнең дә  - күзәтү чараларын (квадрокоптерлар, фотоаппаратлар бинокльләр, GSM-трекерлар) сатып алырга омтылучыларга (тиешле мавыгулары һәм һөнәри ихтыяҗлары булмаганда); террорчылык һәм диверсия гамәлләре кылу максатында файдаланылырга мөмкин булган химик реактивлар, агулар һ.б. алырга омтылучыларга; уйлап чыгарылган сылтаулар белән шәһәр һәм район халкын шартлаткыч җайланмалар алып керү, халык күп була торган объектларны өйрәнергә тырышучыларга, автотранспорт кую урыннарында, сәүдә, ял объектларында һәм кешеләр җыела торган башка урыннарда, шулай ук йорт подъездларында, подвалларда, чормаларда һәм йорт яны территорияләрендә шикле әйберләр (хуҗасыз сумкалар, пакетлар һ. б.) булуга, фатирны  кыска вакытка наемга тапшыруга;  аерым фатирда бер төркем кешеләрнең даими җыелып торуына игътибар итүне сорыйбыз. Татарстан Республикасы хокук саклау структуралары сезгә диверсия-террорчылык акцияләрен әзерләү һәм башкару билгеләре күренгән теләсә кайсы шикле затларга карата мәгълүмат тапшыруны сорап түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеген хәбәр итә: ашыгыч чакырулар хезмәте телефоны – 112;  Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча кизү тору хезмәте телефоны: 8 (85558) 7-02-02;  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының кизү тору бүлекчәсе  хезмәте телефоны: 8 (843) 291-30-21;  Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе Зәй районы буенча кизү тору телефоны: 8 (85558) 7-15-35; Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе кизү тору  хезмәте телефоны: 8 (843) 231-45-55.   Игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм килеп туарга  мөмкин булган уңайсызлыклар өчен алдан ук гафу үтенәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International