2024 елның 11 июленнән 17сенә кадәр Әлмәт муниципаль районының «Кояшлы» балаларны савыктыру лагере базасында Яшь геологларның X республика ачык кыр олимпиадасы узды. Анда 38 команда катнашты, шул исәптән Белоруссия, Башкортостан, Пермь краеннан. Әлеге олимпиадада Зәй муниципаль районы командасы да катнашты.
Электрон сертификат – инвалидлыгы булган кешеләргә реабилитацияләүнең техник чараларын (ТСР) өйдән чыкмыйча гына сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты ул. Сертификаттан файдаланып, протез, коляска, ишетү аппараты һәм башка техник чаралар сатып алырга мөмкин.