Зәй политехника көллияте базасында үзмәшгуль гражданнар һәм физик затлар өчен «Татарстан Республикасы районнарында эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессия» дигән чираттагы очрашу – тренинг узды. Әлеге чара «кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә. Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Хәбибуллин Марат Мөдәрис улы, модераторлар: «МСП Корпорациясе» АҖнең сертификацияләнгән тренеры Гәзетдинова Гүзәл Наил кызы һәм «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге»ДКУ җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гәрәев Руслан Марат улы сәламләделәр. Тренингта катнашучыларны кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары белән таныштырдылар, шулай ук бизнес үз эшен башлап җибәргәндә очрый торган төп мәсьәләләр каралды һәм фикер алыштылар. Катнашучылар алган белемнәрнең кыйммәтен билгеләп үттеләр һәм алган тәкъдимнәрне үзләренең гамәли эшчәнлекләрендә актив кулланырга әзер булуларын белдерделәр.