«Герой булып тумыйлар, герой булалар» патриотик сәгате үтте

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Зәй мәктәбе укучылары өчен Сөббух Рафыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проекты кысаларында, Зәй 3 нче урта мәктәбе укучылары өчен «Герой булып тумыйлар, герой булалар» дигән чара узды. Чарада 8 класс укучылары катнашты.Аның кысаларында укучыларны Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә кую белән турыдан-туры бәйле бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, бу көнне кемнәрне хөрмәтләүләре турында сөйләделәр. Балалар безнең халыкның гомер-гомергә үз җирләрен саклавын белделәр, рус армиясе башында торган атаклы полководецларны искә төшерделәр. Очрашу барышында шулай ук бүгенге Россия Геройлары, кайчак үз тормышлары бәрабәренә безнең бәхетле киләчәгебез һәм баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләр турында да сүз барды, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны искә төшерделәр. Геройларның фотосурәтләре стендта урнаштырылган иде. Чарага ветераннар җәмгыяте рәисе А.В. Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучы Г.М. Борисов һәм «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе башкарма секретаре П.В. Тимаськов чакырылган иде. Балалар кунакларның чыгышын игътибар белән тыңладылар һәм конкрет мисалда чын геройларның янәшә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәтнең- Россиянең чын гражданины сыйфатлары булуын күрделәр. Хәрби хәрәкәтләрнең турыдан-туры катнашучысы буларак, Георгий Борисов егетләргә Украина зонасында ниләр баруы, хәзер безнең сугышчыларның тынычлык һәм илебезнең бәйсезлеге өчен көрәшүләре турында сөйләде. Армиядә хезмәт итүдән куркырга кирәкми, әгәр мин яраланмасам, мин һаман да фронтта булыр идем", – диде Георгий. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International