СССРның спорт мастеры Ш.Г. Ганиев истәлегенә багышланган ирекле көрәш буенча 1 нче төбәкара турнир узды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

6-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең «Ракета» спорт комплексында U-20 егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча 1 нче төбәкара турнир үтте. Ул СССРның спорт мастеры Ш.Г. Ганиев истәлегенә багышлап үткәрелде. Турнирда Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты. Тренер Хәйруллин И.Г. Зәй спортчылары түбәндәге урыннарны алдылар: 1 урын Мөгурбиев Әбүбәкер -32 кг га кадәр үлчәмдә, 1 урын Хөснетдинов Әмир - 35 кг га кадәр авырлык категориясендә, 1 урын - 48 кг га кадәр авырлык категориясендә - Карпов Данил, 2 урын Минеев Егор -25 кг га кадәр авырлык категориясендә, 3 урын Фаршатов Динар  - 28 кг кадәрге авырлык үлчәмендә. Турнирда шулай ук тренерлар Салихов Р.Р. һәм Кәлимуллин Л.М. кул астында тәрбияләнүчеләр дә катнашты һәм  түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 3 урын - 57 кг га кадәр авырлык категориясендә Кәлимуллин Кәрим, 3 урын - 68 кг га кадәр авырлык категориясендә Газизов Шамил, 58 кг га кадәр авырлык категориясендә кызлар арасында 3 нче урын  Хөснуллина Алинә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International