Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларын соңгы юлга озаттылар

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген зәйлеләр якташларын-махсус хәрби операциядә катнашучы Ерыкалин Демьян Григорьевич һәм Харрасов Нияз Ильяс улын соңгы юлга озаттылар. Әти-әниләренең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, район башлыгы Разиф Кәримов хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән, соңгы көнгә кадәр хәрби антларына тугры калган һәм туган илебез чикләрен саклауга зур өлеш керткән, баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән егетләребезнең бәяләп бетергесез батырлыгын билгеләп үтте. Шушы авыр югалту сәбәпле, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров та хәрбиләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Солдатларны соңгы юлга бөтен хәрби тәртипләрне үтәп озаттылар. Ватанны саклаучылар истәлеге зәйлеләрнең күңелендә мәңге яшәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International