3 декабрьдә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов шәһәребезнең спорт объектларында булды. Визитның максаты - инфраструктураның торышын бәяләүдән һәм районда физик культура һәм спортны үстерү буенча киләчәк адымнарны тикшерүдән гыйбарәт иде. Район башлыгы берничә төп спорт объектын: «Яшьлек» боз сарае, «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексы, «Спорт энергиясе», «Сәламәтлек мәктәбе» футбол манежы һәм «Дулкын-Волна» йөзү бассейнын карады, анда тренерлар, спортчылар һәм спорт учреждениеләре вәкилләре белән очрашты. Районда 4 спорт мәктәбе эшли (шул исәптән Олимпия резервы спорт мәктәбе), 18 спорт төре үсеш алды, 2000нән артык кеше спорт секцияләренә йөри. Спортны үстерү, спортчыларны әзерләү өчен уңай шартлар тудыру, физик культура һәм спорт үсешенә ярдәм итү җирле хакимият өчен өстенлекле мәсьәлә булып кала.