Безнең хәрбиләр ышанычлы тыл астында

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән чираттагы очрашуы булды. Чәй өстәле янында җыелган хәрбиләр үз хезмәтләре турында сөйләделәр, гуманитар, мораль һәм матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Очрашуда район җитәкчелеге, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты. Әңгәмә барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган зәйлеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. "Безнең чакыруны кабул иткәнегез һәм очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Сезнең белән очрашу безгә бик мөһим!"- диде район башлыгы Разиф Кәримов. Барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаганнары өчен рәхмәт белдерде, аларның батырлыкларын һәм антларына тугрылыкларын билгеләп үтте. Светлана Ревина үз чыгышында солдатларны хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү чаралары белән таныштырды. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов та хәрбиләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Үзәк китапханә хезмәткәре Лилия Әхмәтҗанова Разил Вәлиев шигырен укып, хәрбиләрне җиңүгә тагын да рухландырды. Волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова Зәй халкының хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция башланган беренче көннәрдән үк бердәм рәвештә ярдәм күрсәтүләре турында сөйләде. Хәрбиләр үз чиратында нык, көчле тылга рәхмәт белдерделәр. "Шәһәр һәм районыбыз көннән-көн яңара, без бу үзгәрешләрне күрүгә шатбыз һәм  аны  бик яратабыз", - диде Сергей исемле хәрби. Очрашу азагында актив гражданлык позицияләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткәннәре өчен,  маскировка челтәрләре үрүче Маргарита Казак, эчке кием тегү остасы Татьяна Шабаева район башлыгының Рәхмәт хатлары белән  бүләкләнделәр. Чара үзара җылы мөнәсәбәттә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International