ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Президент белән бергә!” Республика иҗтимагый хәрәкәте кыссаларында 26 август көнне шәһәр мәдәният йортында “Әкият” клуб яны лагеры белән бергә Республика көненә багышланган “Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!” балалар открыткасы бәйгесе үтте.
26 августта үзәк китапханәдә “Мин бу шәһәрдә яшим, мин бу шәһәрне беләм” – дигән темага китап бенифисы ачылды. Ул Зәй шәһәренең 393 еллыгына багышлана.
Һәрбер гаиләдә туган көнне үткәрү мәшәкатьле эш булып тора. Аны әзерләгәндә нинди генә уйлар баштан узмый, аны истә калырлык итеп уздыруда оештыручыларның осталыгы да уйлап табу тапкырлыгы да җитмәскә мөмкин.
25 августта шәһәр мәдәният йортында наркотикларга каршы “Без яшәүне сайлыйбыз” дигән темага акция үтте. Акциядә ахлакый принципларга таянып эш итү, җәмгыятьтә килеп чыккан каршылыкларны җиңү кебек проблемалар күтәрелде. Акциянең дәвамы бию кичәсе белән тәмамланды.


26
август, 2015 ел
чәршәмбе
24 август көнне шундый девиз астында иске Зәй бистәсеннән кыю, актив һәм битараф булмаган яшьләр төркеме велосипедта туристик походта булдылар. Алар әлеге чараны ТАССР ның 95 һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелегенә 25 еллыгына багышладылар.
Һәр уку елы мәгариф хезмәткәрләренең үткән елга нәтиҗә ясап, яңасына бурычлар кую, белем бирү дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә максатлар билгеләү уңаеннан традицион август киңәшмәсе белән башланып китә. Бүген шәһәребезнең “Энергетик” Мәдәният сараенда август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Россия Эчке эшләр министрлыгы Зәй районы бүлеге шәхси составының җәмәгать тәртибен саклау буенча хезмәткә гарнизон разводы үтте. Анда шәхси сак хезмәтләре, халык дружинасы, “Форпост” студентлар отряды да катнашты.
Кичә Зәй районы Урта Баграж авылында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның әти-әнисе яшәгән йортка мемориаль такта кую тантанасы үтте. Аңа язучының тормыш иптәше Нәкыя ханым, уллары Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевлар, туганнары, оныклары, республиканың төрле шәһәр, районнарыннан татар әдәбиятын сөючеләр килгән иде.
22 август көнне Казан шәһәрендә Татарстанның иң көчле көрәшчеләре арасында “Батырлар бәйгесе” булып үтте. Анда Зәйдән 2015 ел Сабан туе батыры Радик Сәлахов катнашты һәм үз үлчәме буенча икенче урынны алды.
Зәй районнының “Нива” ҖЧШ басуында “Ростсельмаш” компаниясе бөртеклеләрне суктыру һәм терлек азыгы әзерләү техникасын презентацияләде. Аңа республиканың 20 районы вәкилләре, шулай ук эре холдинглар – “Ак барс”, “Сөт иле”, “Красный Восток”, “АгроКөч-Төркем” һ.б. чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International