ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2015 ел
чәршәмбе
«Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда “Таттелеком” АҖнең Зәй бүлеге үзенчәлекле чара оештырды. Анда балаларга Әлмәттән килгән аниматорлар кызыклы уеннар үткәрсә, үзебезнең районның телефон элемтәсе хезмәткәрләре балалары җыр, шигырьләр белән шәһәрдәшләребез игътибарын җәлеп итте.

25
август, 2015 ел
сишәмбе
Авыл җирлекләрендә гомуми җыелышлар дәвам итә. Аның чираттагысы бүген Чыбыклы авылы җирлегендә үтте. Анда депутатлар һәм гражданнар беренче яртыеллыкта эшләнгән эшләргә йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар кордылар.
Бүгенгесе көнгә районыбыз басу-кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә. Бөртекле культураларның 83,2 проценты җыеп алынган инде: 33300 гетарда игеннәр суктырылган, 89577 тонна икмәк җыеп алынган. Уңыш һәр гектардан 26, 9 центнер тәшкил итә.
23-26 августта Ульяновск шәһәрендә милли олимпия төре булмаган спорт уеннары буенча Бөтенроссия фестивале үтә. Татарстан командасы составында көрәшчеләр Зәйдән Кәримов Динар Миннешамилович һәм Ахмәтшин Айнур Ансарович катнашалар.

24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген 21 августа “Зәй шикәре” ААҖ те хезмәткәрләре агымдагы сезонда шикәр кайнату эшенә кереште. Кагат кырына кайткан татлы тамырны иң беренчеләрдән булып шикәр кайнату заводы җитештерү линияләренә генераль директор Шамил Мингазов
22 августта Югары Баграж мәктәбенә язучылар килде. Алар арасында: Ркаил Зәйдулла – шагырь, язучы, Муса Җәлил, Габдулла Тукай премиясе Лауреаты, Айдар Гимадиев – “Сабантуй” җурналы мохарире, Фатих Котлы- төрек язучысы,тәрҗемәче, филолог, Татарстан язучылар Союзы әгъзасы, Абдулкадыр- тцрек язучысы.
25 августта – Шәһәр мәдәният йортында “Без яшәүне сайлыйбыз” дигән темага наркотикларга каршы чара. Башлана көндезге сәгать 2 дә;
26 августта – Шәһәр мәдәният йортында балалар өчен ячык хат көне: “Безнең Республика: Без булдырабыз!” . Башлана 10 сәг.30 минутта;
23 августта Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында “Яшә син, Татарстаным” исемле ял концерты булды. Аны “Энергетик” мәдәният йорты иҗат коллективлары әзерләде. Сәхнәгә берсе артыннан берсе төрле жанрдагы , үзенчәлекле концерт номерлары чыгып торды.

22
август, 2015 ел
шимбә
Зәйдә «Энергетик» мәдәният каршындагы мәйданда ТАССР барлыкка килүнең 95 еллыгы һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелеге оешуга 25 ел тулу уңаеннан районның оста куллары тарафыннан әзерләнгән иҗат күргәзмәсе һәм мәдәният идарәсе сәнгать әһелләре көче белән оештырылган театрлаштырылган тамаша, концерт оештырылды.
Бүгенгесе көнгә районыбыз чөгендер басуларында 11 чөгендер комбайны эшли. Барлыгы 257 гектар чөгендер алынган, 8224 тонна җыеп тапшырылган. Уңыш һәр гектардан 320 центнер тәшкил итә. Барлык мәйданның 3,1 проценты алынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International