Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте
2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Һәр уку елы мәгариф хезмәткәрләренең үткән елга нәтиҗә ясап, яңасына бурычлар кую, белем бирү дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә максатлар билгеләү уңаеннан традицион август киңәшмәсе белән башланып китә. Бүген шәһәребезнең “Энергетик” Мәдәният сараенда август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Аның эшендә район башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү үсеше буенча бүлек башлыгы Роза Шаяхмәтова катнашты. Утырыш башланганчы мәдәният сарае каршындагы мәйданда районда игълан ителгән Хезмәт кешесе елы, Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган иҗади эшчәнлекне чагылдырган күргәзмә оештырылды. Анда мәктәп, балалар бакчалары коллективлары әзерләгән кул эшләре тәкъдим иттелде. Разиф Кәримов һәм кунаклар күргәзмәне карап, аеруча коррекция мәктәбендә укучыларның һәм “Урман әкияте” балалар бакчасының эшләрне өстен күрделәр. Әлеге белем һәм тәрбия учакларында тәрбияләнүчеләрне Белоруссиягә “Хатынь” мемориаль комплексына, тарихи урынына экскурсиягә алып бару мәсьәләсе кузгатылды. Аннан киңәшмә “Зәй муниципаль районында укыту сыйфатын кутәрүдә белем бирү системасының үсеш стратегиясе” темасы астында фикер алышулар, узган уку елы нәтиҗәләреннән чыгып, агымдагысына юнәлешләр билгеләү белән дәвам итте. Август киңәшмәсе турында тулырак язма “Зәй офыклары” газетасының чираттагы санында бирелә.
"Зәй офыклары" редакциясе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз