ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2015 ел
шимбә
Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым Миңнеханова шәһәр һәм районнардан иң үрнәк гаиләләрне кабул иттеләр. Күркәм тантанага
Шундый девиз астында 28 август көнне район мәдәният йортында сәләмәт яшәү рәвешен сайлау максаты белән балалар өчен спорт – күңел ачу чарасы булып үтте. Анда балаларга бер-берсе белән аралашу, спорт һәм күңел ачу чараларында үз урыныңны табу кебек күнекмәләр алырга ярдәм итү максаты да куелган иде.

28
август, 2015 ел
җомга
Зәй мәгариф идарәсе район мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсе буенча рейтингны билгеләде, ул август киңәшмәсе пленар утырышында бәян ителде. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча иң югары баскычта 4нче мәктәп тора
27 август көнне шәһәребезнең 7 мәктәбендә “Яшел ут” һәм “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Ел дәвамында укучылар үзләренең юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзләштерү һәм аларны гамәлгә кертү буенча белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәләр традиция буенча август киңәшмәсендә билгеле була һәм шул вакытта бүләк үзенең “Геройларын” таба.
27 августта шәһәр мәдәният йортында “Әкият” клуб яны балалар лагеры ябылу уңаеннан “Әдәби җәй – 2015” – дип исемләнгән рәсем бәйгесе булып үтте.
Кичә, 17 август көнне, Зәй районының Иске Тәкмәк авылы халкы берюлы өч мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Республикада Президент башлангычы белән кабул ителгән “Авыл клублары” программасы буенча биредә күпфункцияле үзәк төзелде, авылга артезиан суы килә башлау һәм юл салынуны да искетәкмәклеләр көтеп алды.

27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Сайлаучы чираттагы ялы, командировкасы, эш режимы һәм укуы, дәүләт яки җәмәгать вазифалары башкаруы, сәламәтлеге торышы һәм башка мөһим сәбәпләр белән 13 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участогына килә алмый икән, ул алдан тавыш бирергә хокуклы.
Бөртекле культураларны җыеп алу тәмамланып килсә, районда чөгендер алу башланды гына әле. Ул 329 гектарда җыеп алынган, 1028 тонна уңыш алынган, уңдырышлылык гектарыннан 320 центнер тәшкил итә.
Район комбайнчылары арасынада муниципаль бәйгенең икенче туры буенча нәтиҗәләр билгеле булды. Нәтиҗәләр буенча 36 комбайнер премияләр белән бүләкләнде.
26 август көнне “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында Халык киңәшмәсе үтте. Шәһәребез һәм районыбыз гражданнары һәм һәрбер мәйданга килүче кеше шәһәр һәм район җитәкчеләренә үзләренең сорауларына җавап алырга мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International