Музейда туган көн

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Һәрбер гаиләдә туган көнне үткәрү мәшәкатьле эш булып тора. Аны әзерләгәндә нинди генә уйлар баштан узмый, аны истә калырлык итеп уздыруда оештыручыларның осталыгы да уйлап табу тапкырлыгы да җитмәскә мөмкин.
Ә менә музей хезмәткәрләре 10 яшьлек юбилейны ничек итеп үткәрүне үз өсләренә алдылар һәм булдырып чыктылар шикелле. Билгеләнгән вакытка чакыру билетлары таратылды һәм кунаклар үз урыннарын алды. Юбилярның әнисе әзерләгән тәмле ризыклардан авыз иткәч, барлык кунакларга әкияттәге геройлар булып киенергә һәм бизәнергә туры килде. Элеккеге пиратлар кораблендә үткән могҗизалар турында әйтеп бетереп булмый, чөнки балалар үзләренең күзе белән күрергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International