Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй полицийскиларының гарнизон разводы булды
2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Россия Эчке эшләр министрлыгы Зәй районы бүлеге шәхси составының җәмәгать тәртибен саклау буенча хезмәткә гарнизон разводы үтте. Анда шәхси сак хезмәтләре, халык дружинасы, “Форпост” студентлар отряды да катнашты. Җәмәгать тәртибен саклауга күрсәтмәләр бирү белән беррәттән, эчке эшләр бүлеге башлыгы, полковник Валентина Усачева Казанда үткән 27нче бөтендөнья җәйге универсиадасында, 16нчы су спорты буенча дөнья чемпионатында, Сочи шәһәрендә үткән 22нче кышкы Олимпия уеннарында һәм 11нче кышкы Паралимпия уеннарында тәртип сагында торган Зәй полиция хезмәткәрләрен дәүләт һәм җирле дәрәҗәдә бүләкләүләр башкарылачагы турында да хәбәр итте. Район җитәкчесе Разиф Кәримов белән берлектә алар РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә җәйге универсиадыны үткәрүгә намуслы өлеш керткәннәре өчен штаб башлыгы Ринат Кәбиров, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Рөстәм Хафизов, патруль-пост хезмәте бүлеге командиры Марс Шәйхулловка Мактау грамотасы һәм истәлек медале тапшырдылар. Кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннарында тәртип сагына нәтиҗәле өлеш керткән полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча участок вәкаләтлеләре Нияз Вәлиев, Александр Евграфов, Николай Комаров, Рамил Нәҗметдинов, Вадим Тимофеев, сорау алу бүлеге дознавателе Фәнис Нәфыйков, изолятор сак хезмәткәре Евгений Максимов, дежур бүлек хезмәткәре Илдар Садретдинов та Россия Президентының мактау грамотасына һәм истәлек медаленә лаек булды. РФ Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән икътисади җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге оперуполномоченные Руслан Архиповка полициянең кече лейтенанты исеме бирелде.Татарстан Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән 16нчы су спорты дөнья чемпионаты вакытында тәртип сагын контрольдә тоткан өчен район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасарлары Павел Минеев, Дмитрий Рябов, полиция хезмәткәре Ришат Зәйнетдинов рәхмәт хатлары алдылар. Тагын 19 полиция хезмәткәре район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына һәм 10 хезмәткәр акчалата премиягә лаек булды.
- Халыкның тыныч яшәве, төрле җинаятьләрне булдырылмый калу сездән тора. Бу җаваплы хезмәтне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм, алга таба да шул юнәлештә эшләрсез дип ышанам. Һәрберегезнең йортында иминлек, саулык хөкем сөрүен телим, - диде Разиф Кәримов, тантаналы төстә бүләкләрне тапшырып.
Шулай ук, өч участок вәкаләтлесе Рәмис Минһаҗев, Линар Нәбиуллин, Юрий Бутаковка Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан җибәрелгән “Нива” автомобильләре ачкычлары да тапшырылды.
- Яңа автомобильләр без участок полиция хезмәткәрләренә төрле авылларда тәртип сагын контрольдә тоту эшендә мобиль булырга һисшиксез ярдәм итәчәк. Без моңа кадәр дә транспорт белән хәрәкәт итү мөмкинлегеннән файдаландык, ләкин тимер ат искерә, ә министрлык бу мәсьәләне җитди контрольдә тота. Шуңа да төрле хокук бозуларга ирек куярга безнең хакыбыз юк, - ди участок вәкаләтлесе Рәмис Минһаҗев.
Ә күптән түгел Казанда үткән су спорты дөнья чемпионатында безнең Зәй районы полиция хезмәткәрләре тәртип сагы буенча башка районнарга карый күпчелекне тәшкил иткән.
- Без районнан 34 полиция хезмәткәре «Татнефть Арена”да һәм башка ярыш үткән объектларда тәртип сакладык. Җаваплы бурычны тиешле дәрәҗәдә үтәү сәбәпле, гадәттән тыш хәлләргә юл куелмады. Гомумән хәзер халык арасында да культура дәрәҗәсенең үсә баруы күренә, зур ярышлар, вакыйгалар барышында үз-үзен тота беләләр, -дип бәяли районнан барган шәхси составны җитәкләгән Павел Минеев.
"Зәй офыклары" редакциясе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз