Урта Багражда Аяз Гыйләҗев йортына мемориаль такта куелды

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Кичә Зәй районы Урта Баграж авылында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның әти-әнисе яшәгән йортка мемориаль такта кую тантанасы үтте. Аңа язучының тормыш иптәше Нәкыя ханым, уллары Искәндәр һәм Мансур Гыйләҗевлар, туганнары, оныклары, республиканың төрле шәһәр, районнарыннан татар әдәбиятын сөючеләр килгән иде. Мөхтәрәм кунакларны уртабагражлылар ипи-тоз, дәртле керәшен җырлары белән каршы алды. Мемориаль тактаны ачу хокукы Нәкыя Гыйләҗевага һәм район җитәкчесе Разиф Кәримовка тапшырылды.
Кунаклар Аяз Гыйләҗевның әти-әниләре истәлегенә, ташлар куелган чишмәгә төшеп, шифалы судан да авыз итте. Соңыннан авыл мәдәният йортында язучының иҗатына багышланган әдәби кичә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International