Зәй районы комбайнчылары республикада алдынгылар сафында

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Район комбайнчылары арасынада муниципаль бәйгенең икенче туры буенча нәтиҗәләр билгеле булды. Нәтиҗәләр буенча 36 комбайнер премияләр белән бүләкләнде.
Иң югары күрсәткеч “Зәй” агрофирмасының “Шепкә-Нур” бүлекчәсе механизаторы Андрей Митрофановта. Ул 2247 тонна икмәк суктырып алган һәм шулай ук республикада 2015 комбайнчы арасында алдынгы булып тора. Икенче урын-“Зәй” агрофирмасы комбайнчысы Дмитрий Исаичевта. Ул 2048 тонна икмәк суктырып алган һәм өченче урын – шул ук агрофирмадан Айнур Сафинда. Ул 1814 тонна икмәк җыеп алган.
Алдынгыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Галиев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International