Зәйдән Расторгуевлар гаиләсе Казан Кремлендә узган тантанада катнашты

2015 елның 29 августы, шимбә
Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым Миңнеханова шәһәр һәм районнардан иң үрнәк гаиләләрне кабул иттеләр. Күркәм тантанага 50 елдан артык гомер кичергән бәхетле парлар, күп балалы, асрамага бала алып тәрбияләүче гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, спортчылар, табиблар, педагоглар, төзүчеләр, хәрбиләр, нефтьчеләр гаиләләре, авыл хуҗалыгы вәкилләре чакырылган иде. Анда бездән күп бала тәрбияләүче Расторгуевлар гаиләсе катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International