“Яшел ут” һәм “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

2015 елның 28 августы, җомга
27 август көнне шәһәребезнең 7 мәктәбендә “Яшел ут” һәм “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Ел дәвамында укучылар үзләренең юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзләштерү һәм аларны гамәлгә кертү буенча белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәләр традиция буенча август киңәшмәсендә билгеле була һәм шул вакытта бүләк үзенең “Геройларын” таба.
Почет грамотасы һәм сертификатларны мәктәп директорларына һәм балалар бакчасы җитәкчеләренә эчке эшләр Министрлыгының ЮХИДИ идарәсе Зәй бүлеге башлыгы Ленар Сафиуллин тапшырды. Җиңүчеләр булып: 3 мәктәп, “Дюймовочка” балалар бакчасы танылды. Озакламый шәхси зачетта җиңүче балаларны да бүләкләү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International