Зәй районы Иске Тәкмәк авылында яңа күпфункцияле үзәк ачылды

2015 елның 28 августы, җомга
Кичә, 17 август көнне, Зәй районының Иске Тәкмәк авылы халкы берюлы өч мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Республикада Президент башлангычы белән кабул ителгән “Авыл клублары” программасы буенча биредә күпфункцияле үзәк төзелде, авылга артезиан суы килә башлау һәм юл салынуны да искетәкмәклеләр көтеп алды. Берюлы клублы, китапханәле, фельдшерлык-акушерлык пунктлы, тәмле сулы, юллы булу авыл кешеләре өчен күктән түгел, җирдән иңгән зур бәхет булды. Мәдәният учагын ачу тантанасына килгән барчасының йөзләрендә елмаю, шатлык билгесе чагылды. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов, юкка гына социаль программаларга тукталып, безнең күпчелек программалар авыл өчен, чөнки авылда социаль инфраструктура бераз калыша, шуңа да яңа юллар, ФАПлар, клублар кирәк, дип ассызыкламаган иде “Авыл клублары” программасына старт бирер алдыннан. Әлеге республика программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле Зәй районында бу инде дүртенче клуб. Моңа кадәр Бохарай, Пәнәче, Сармашбашта яңа мәдәният йортлары ишекләрен ачкан иде. Ә бүген Иске Тәкмәк авылы күпфункцияле мәдәният учагын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, ТР мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни агарту эшләре фәнни методик үзәк директоры урынбасары Гали Габдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровның ярдәмчесе Наил Лотфуллин, район җитәкчеләре катнаштылар. - “Авыл клублары” республика программасы кысаларында соңгы өч елда 135 өр яңа клублар, күпфункцияле үзәкләр авыл җирлекләрендә барлыкка килде. Бу авыл халкының мәдәни тормышын бизәү, активлаштыру максатын күздә тота. Иске Тәкмәк җирлегендәге бу үзәк тә буш тормас, ул төрле иҗат коллективлары, иҗади түгәрәкләр оешуга сәбәп булыр, барыгызны да киләчәктә актив мәдәни яшәү рәвеше алып барырга чакырам, - диде ул. Һәм Разиф Кәримовка, клуб мөдире Марина Ермолаевага министрлык, республика лидеры исеменнән клуб өчен кирәкле техник җиһазларга 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Ә район башкарма комитеты исеменнән Разиф Кәримов иҗат коллективларына костюмнар тектерү өчен 50 мең сумлык сертификат бирде. --- Без клубның халыкка хезмәт итүен, сезнең көндәлек тормышыгызны ямьләндерүен телибез. Бу искетәкмәклеләрнең мәдәни тормышында яңача этап башлану чоры булсын,– диде ул тәбрикләү сүзләрен җиткереп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International