Шикәр чөгендерен җыеп алу дәвам итә

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
Районыбыз кырларында шикәр чөгендерен җыеп алу кызу темплар белән дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 8404 гектар татлы тамырның 1008 гектары җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 12 процентын тәшкил итә. 35 мең тонна чөгендер алынган. Уртача уңыш гектарыннан 350 центнер тәшкил итә.Иң югары күрсәткеч “Зәй” агрофирмасы кырларында – гектарыннан 451 центнер тәшкил итә.
Шикәр заводы чөгендер кабул итә һәм эшкәртә. Барысы 77 мең тонна татлы тамыр кабул ителгән, шуның 61 мең тоннасы эшкәртелгән, 7388 тонна шикәр алынган.Шикәр чөгендеренең шикәрлелеге 15,66 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International