ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
5 сентябрь көнне Яшьләр паркында скверлар һәм парклар көненә багышланган “Бал киңлеге” дип исемләнгән бәйрәм үтте. Үзләренең бал уңышы белән аерылып торучыларны диплом һәм истәлекле призлар белән бүләкләделәр. Бүләкләрне тапшыруда район башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Кәримов та катнашты.
5 сентябрьдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында Скверлар һәм парклар көненә багышланган гаиләләр спорт бәйрәме булды.

5
сентябрь, 2015 ел
шимбә
22 - 30 августта Санкт-Петербургта «Агрорусь-2015» халыкара агросәнәгать күргәзмә - ярминкәсе узды. Анда катнашучылар үз продукцияләрен, проектларын, шулай ук конкурс эшләрен куйдылар. Конкурс җиңүчеләре җиде номинациядә бүләкләнд
19-27 августта Зәйнең “Мирас” һәм “Азаль” вокал (җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина), «Улыбка» ( Лидия Нестягина) һәм «Магия» (Марина Петленко) хореографик төркемнәре “Алтын Мәйдан Кырым-2015” Халыкара фестивалендә катнашып I дәрәҗә дипломнар, Кырым республикасының Черноморск районы башлыгы С. Володконың исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

4
сентябрь, 2015 ел
җомга
Районда бөртекле культураларны җыеп алу төгәлләнде. Барлыгы 39200 гектар бөртеклеләрдән 105830 тонна уңыш җыеп алынган. Уңыш һәр гектардан 27 центнер тәшкил итә. Барлык мәйданның 97,9 процентында игеннәр җыеп алынган.
Зәй балалар иҗат йорты укучыларның буш вакытын файдалы итеп үткәрүдә төп учреждение булып тора. Соңгы елларда биредә өстәмә белем бирүне күп баскычлы итеп оештыру буенча зур үзгәрешләр булды. Учреждениенең белем бирү программасы банкы даими яңартылып тора. Хәзерге вакытта балалар иҗат йортында алты төп юнәлеш буенча 164 программа гамәлгә ашырыла.
28 – 30 августта, Казан шәһәрендә билбау көрәше буенча Республика чемпионаты үтте. Регина Салихова һәм Екатерина Бусова 76 кг. үлчәүдә беренче урынны алдылар.
Казанда 5-6 сентябрьдә «Парк һәм скверлар көннәре» фестивале узачак. Бу башлангычны зәйлеләр дә хуплап алды. Шәһәребезнең «Яшьлек» боз сарае янындагы, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркларында, Ялчыгол скверында күпсанлы чаралар үтәчәк.
3 сентябрьдә барлык җәмәгатьчелек террорга каршы теләктәшлек көнен билгеләп үтте. Әлеге дата 2005 елның 6 июльдәге Федераль законы нигезендә гамәлгә керә.
3 сентябрь көнне шәһәребезнең 5 мәктәбендә “Без террорга каршы” – дип исемләнгән тематик кичә үтте. Анда 6,7 сыйныф укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International