ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Зәйдә парклар төзү-төзекләндерү эшләре актив бара. Узган җомгада Мирный бистәсендәге парк, зур үзгәртеп кору эшләреннән соң, тантаналы төстә ачылды. Өч ай дигәндә биредә брусчатка түшәлде, утыргычлар һәм урналар, балалар мәйданчыгы , спорт кирәк-ярагы урнаштырылды.
Алдан булган мәглүматлар нигезендә Рөстәм Миннеханов Президент сайлауларында Зәй районында10897(99,55%), ә шәһәр буенча 29657 (97,11%) тавыш җыйган.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 2230 гектарда алынып, 83625 тонна татлы тамыр җыелды.
Сайлау участокларын ябарга ярты сәгать калганда район буенча сайлаучылар активлыгы 97 процент иде, шәһәр буенча 94,4.
Сайлау көнне 100 яшьлек Антонина Михайловна Чижова шулай ук сайлауда катнашты. Сәләмәтлеге какшаган өчен ул, әлбәттә сайлау участогына килә алмады, ләкин шулай да ул сайлауларга битараф түгел, республикабыз һәм районыбыз киләчәге өчен җан атып йөрүче булган

11
сентябрь, 2015 ел
җомга
Зәй ГРЭСы 2015-2016нчы еллар җылыту сезонына тулысынча әзер. Бу турыда предпрпиятиенең район башкарма комитеты җитәкчесе имзалаган махсус документы бар. Әлеге мәгълүмат бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында предприятие җитәкчесе Сергей Токмачев үткәргән матбугат конференциясе барышында җиткерелде.
Полина Корякова, студент:
- Сайлуга карата бик күп кашылыклы фикерләр ишетәм, Күбесенчә сайлауларның “чисталыгы” турында. Мин дә уйлап караганым бар, шулай ук минем тавышым әһәмияткә ия микән диеп, бәлки вакыт үткәреп йөрмәскәдер диеп.
10 сентябрьдә шәһәр мәдәният йортында 5 мәктәп укучылары өчен “Экстремизм һәм террорчылык: афәт ятьмәсе” дигән темага сөйләшү булды.
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 ел урагын тәмамлаучы районнарны тәбрикләп, район җитәкчеләренә котлау телеграммалары җибәрде.
Быел “Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү” республика президент программасы гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге программага Зәйнең дә ике яшүсмерләр клубы керде. Алар - Энергетиклар урамының 11нче йортында урнашкан “Яшьлек” клубы, “Вираж” яшүсмерләр автомотоклубы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International