Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә социаль объектларга җылы бирелә башлады
2015 елның 11 сентябре, җомга
Зәй ГРЭСы 2015-2016нчы еллар җылыту сезонына тулысынча әзер. Бу турыда предпрпиятиенең район башкарма комитеты җитәкчесе имзалаган махсус документы бар. Әлеге мәгълүмат бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында предприятие җитәкчесе Сергей Токмачев үткәргән матбугат конференциясе барышында җиткерелде. Станция җылыту чоры башланганчы җылылык челтәрендә кирәкле булган барлык төзекләндерү эшләрен үз вакытында сыйфатлы башкаруга иреште. Авария килеп чыгу куркынычы булган 13 участокта торбаларны алыштыру, төзекләндерү эшләре үткәрелде, җылылык челтәрен сынау да уңышлы башкарылды. Хәзерге вакытка ГРЭС тарафыннан җылылык бирү буенча хезмәт күрсәтелүче 65 абонент әзерлек паспортлары алган, 20 абонентка инде җылылык бирү башланган, болар - балалар учреждениеләре һәм район үзәк дәваханәсе. Алга таба торак фондына җылылык бирә башлау мәсьәләсе көн үзәгендә тора. Монда иң борчыган проблема - җылылык энергиясе өчен бурычларның күп булуы. “Генерацияләү компаниясе” ААҖ нә бүгенге көндә иң зур бурычлы оешма - торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе, аның әҗәте 5,837 миллион сум белән исәпләнә, аннан кала “Уңайлы йорт” торак милекчеләре ширкәте (2,759 миллион сум). Хәзер исә әҗәтлеләргә каршы көрәшү өчен ГРЭС идарәче компаниягә “Терминатор” дип исемләнгән махсус җайланманы арендага бирде. Бу - канализация суын тоткарлау өчен куела торган заглушка. Агымдагы елның 2сентябреннән әлеге җайланма бурычы 107 мең сумга җыелган абонентка урнаштырылган. Ә аңа кадәр бурычлыларга шундый җанланмалар урнаштырылачагы турында язмача хәбәр таратылган, нәтиҗәдә 229683,58 сум әҗәтне түләтүгә ирешелгән.
- Җылысыз яшәп булмый, шуңа күрә һәр абоненттан түләүләрне үз вакытында башкаруны сорыйбыз, - ди Сергей Токмачев.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз