Зәйдә йөз яшьлек әби сайлады

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Сайлау көнне 100 яшьлек Антонина Михайловна Чижова шулай ук сайлауда катнашты. Сәләмәтлеге какшаган өчен ул, әлбәттә сайлау участогына килә алмады, ләкин шулай да ул сайлауларга битараф түгел, республикабыз һәм районыбыз киләчәге өчен җан атып йөрүче булган. Ул 1938 елда үзе сайлау комиссиясе сәркатибе булган. Шуңа күрә сайлауның нинди җаваплы чара икәнен белә һәм аңлый. Сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә килеп котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International