Рөстәм Миңнеханов зәйлеләрне уракны тәмамлау белән котлады

2015 елның 11 сентябре, җомга
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 ел урагын тәмамлаучы районнарны тәбрикләп, район җитәкчеләренә котлау телеграммалары җибәрде.
Зәй районы исә бөртеклеләрне республикада беренчеләрдән булып тәмамлады. Татарстан лидерының район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримовка юллаган телеграммасында түбәндәге юллар бар:
“Шәхсән Сезне һәм районның барлык авыл хезмәтчәннәрен зур җиңү – 2015 ел урагын уңышлы тәмамлау белән тәбрик итәм. Быелгы шартларда зәйлеләр максатчан һәм нәтиҗәле эшләү үрнәге күрсәттеләр, республика иминлеген, икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүгә лаеклы өлеш керттеләр.
Сезгә чын күңелдән яңа хезмәт җиңүләре, татарстанлылар һәм барлык россиялеләр хөрмәтенә башкарылучы барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.
Күркәм, намуслы эшегез өчен зур рәхмәт Сезгә.”


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International