Алабугада ат спорты буенча Кама аръягы нефтьчеләре кубогына ачык республика ярышлары узды. Анда Зәйдән Екатерина Герасимова балалар арасында Профессор кушаматлы ат белән финишка икенче булып килде.
Зәй районында чөгендер алу тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 2380 гектарда алынып, 89250 тонна татлы тамыр җыелды.