Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң “Яшьлек” клубы ачылды
2015 елның 11 сентябре, җомга
Быел “Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү” республика президент программасы гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге программага Зәйнең дә ике яшүсмерләр клубы керде. Алар - Энергетиклар урамының 11нче йортында урнашкан “Яшьлек” клубы, “Вираж” яшүсмерләр автомотоклубы. Автомотоклуб 400 мең сумлык төзекләндерү үткәрелде. Биредә картинг белән кызыксынучы яшүсмерләргә заманча уку залы булдырылды. Ә “Яшьлек” балалар-яшүсмерләр клубында 600 мең сумлык күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Бүген биредә бөтен планлаштырылган эшләр төгәлләнеп, клуб тантаналы төстә ачылды. - “Яшьлек” балалар-яшүсмерләр клубы капиталь төзекләндерүдән соң бөтенләй яңача сулыш алды. Керү комплекслары, шөгыльләнү заллары уңайлы ителде, балаларга биредә өйрәнгәннәрен күрсәтү мөмкинлеге өчен сәхнә булдырылды. Төрле кул эшләре белән мавыгучыларга яңа җиһазлар кайтартылды. Моның өчен тагын өстәмә 150 мең сум бүленде. Әниләр йомшак утыргычларга утырып бәйләсә, нәниләр шарлар тутырылган коры бассейнда уйный ала, башка кызыклы уеннар белән мавыга. Ә яшүсмерләр мәктәптән соң биредә төрле түгәрәкләрдә кызыклы эшләргә, вокал, хореография серләренә төшенә, - ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова. Клуб белән яшь педагог Ләйсән Кулиева җитәкчелек итә. Алар оештыручы педагог Елена Куличкова белән “Яшь әниләр” түгәрәге, балалар арасында кул эшләре буенча төрле юнәлештәге түгәрәкләр оештыру планын төзегән. Моңа өстәп, “Макаринская дружина” дип исемләнгән үзенчәлекле эш юнәлешен алып барырга исәплиләр. Төп максат - социаль кыен хәлдәге гаилә балаларына үз сәләтләрен үстерү мөмкинлеге тудыру, аларга психологик ярдәм оештыру. Биредә үк “Грант” вокал студиясе дә урнашкан. Клуб һәр көнне иртәнге сәгать 10нан кичке 5кә кадәр эшли. Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке сәгать 6дан 8гә кадәр әниләр һәм яшүсмерләр өчен фитнес дәресләр оештырылачак. - Әниләр соравын исәпкә алып, без “Малышок” дип аталган тагын бер үзенчәлекле эшне башлап җибәрәбез. Бу ана кешегә яшь баласын берәр сәгатькә калдырып, үз эшләре белән мәшгуль булу, каядыр барып килү мөмкинлеге тудыру максатын күздә тота. Без исә нәниләрне уеннар белән мавыктырачакбыз, - ди Ләйсән Рамилевна. Клуб моңа кадәр дә үзенчәлекле эш юнәлеше алып барылу нәтиҗәсендә күп балаларны үзенә җәлеп иткән иде. Бирегә якын-тирә йортларда яшәүчеләр генә түгел, бистәдән дә киләләр, ди педагоглар. Яңарган клубка йөрүчеләрнең саны тагын да артуына шик юк.
"Зәй офыклары" редакциясе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз