ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2015 ел
җомга
Яңа шәһәрдә,Иске Зәй бистәсендә яшәүчеләр шәһәр һәм район җитәкчелеге белән очрашып районда һәм шәһәрдәге соңгы вакыттагы үзгәрешләр белән таныштылар.

10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә Россиянең Татарстан буенча тикшерү комитеты идарәсе Зәй районара бүлеге офисы ачылды. Казанская урамының 8нче йортында урнашкан бүлектә җиде кешелек коллективка эш өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган.
Көзге игелек атнасы кыссаларында медицина хезмәткәрләре эш башланыр алдыннан иртәнге физик күнекмәләр алырга чыктылар.
Сәвәләйдә урам бәйрәмнәре тәмамланды. Ахыргысы Ленин урамында булганы барлык авыл халкын җыйды.
Хөршидә белән Мөршидә прототипыннан алынган рольләрне клуб директоры Ольга Бутяева һәм китапханә мөдире Светлана Чернова башкардылар.
Районыбыз кырларында үзенчәлекле кулҗтура булган шикәр чөгендерен алу дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 1360 гектардагы мәйданда татлы тамыр алынган,барлык мәйданның 16 проценты, 49 мең тонна шикәр чөгендере җыелган. Бу һәр гектардан 360 центнер дигән сүз.
Зәй “Сәламәтлек” мәктәбе каршындагы мәйданда “Легенда” бию төркеме беренче тапкыр сайлауларга киләчәк яшьләр өчен флэш-моб оештырып, үзенчәлекле биюләре аша җәлеп итте. Биюче кызлар кулларына Татарстан флагы рәсемен төшереп, республика киләчәгенә битараф булмаска өндәде, актив тормыш позициясен сайларга чакырды. Яшьләр эшләре идарәсе әлеге чараны “Көзге игелек атнасы” кысаларында оештырды.


Шимбә, 12 сентябрь көнне, көндезге сәгать 3 тә, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында Зәй тарихында беренче тапкыр буяулар фестивале үтәчәк.
Зәйлеләргә бу бәхет онытылмаслык шатлык һәм матурлык хисләре өләшәчәк.

9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Гаилә кыйммәтләрен саклау, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызның ролен ассызыклау максатында республика күләмендә “Нечкәбил” бәйгесе үткәрелә. Быел аның ярымфинал туры Казанда 5 сентябрьдә үтте. Бәйгедә төрле шәһәр, районнардан 47 гүзәл зат катнашты.
Зәй яшьләр идарәсе каршында эшләүче яшәү урыны буенча “Яшьлек” клубында “Сайлау – балалар күзлегеннән” дип аталган рәсемнәр конкурсы үтте.
13 сентябрь, сайлаулар көнне район башкарма комитеты “Мин сайлауга барам” дигән акция үткәрә. Алдан килгән сайлаучыларга бүләк итеп шул көнне булачак чараларга түләүсез билетлар бирәчәкләр:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International