ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2025 ел
сишәмбе
2025 елның 6 марты Зәй һәм бөтен Россия халкы өчен хәтер һәм горурлык көне булды. РФ Президенты Владимир Путин илнең иң югары бүләген — Россия Героеның «Алтын Йолдыз» орденын — Сергей Чебневның хатынына тапшырды, аның тормыш юлы һәм батырлыгы ватандашларының йөрәкләрендә мәңгегә калачак. Сергей үз гомере бәрабәренә йөзләгән хезмәттәшен коткара һәм Курск өлкәсендә дошманның алга баруын туктата.
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларын - Гарипов Раил Тәлгать улын һәм Шакиров Нәфис Мөдәрис улын соңгы юлга озаттылар. Матәм панихидасы «Энергетик» мәдәният йортында узды.

10
март, 2025 ел
дүшәмбе
5 марттан 8 енә кадәр Владимир өлкәсенең Петушки шәһәрендә хатын-кызлар (ирекле) көрәше буенча Олимпия уеннарының бронза призеры Е.Б. Букина исемендәге, “Динамо спорт мәктәбе» яшьләр спорт мәктәбе призына Бөтенроссия ярышлары узды.
4-9 март көннәрендә Архангельск өлкәсе Кононовская авылында 17-18 яшьлек спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге узды. Татарстан командасы составында Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге спорт мәктәбе спортчылары: Козенкова Софья, Тюленева Кристина, Нехаев Данил, Москов Линар чыгыш ясадылар.

8
март, 2025 ел
шимбә
"Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйданда 8 мартка багышланган бәйрәм ярминкәсе узды. Бүген "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе узды. Ярминкә яңа һәм сыйфатлы продуктлар сатып алу урыны гына түгел, ә җирле җитештерүчеләргә ярдәм итә торган мөһим социаль вакыйгага да әверелде.

7
март, 2025 ел
җомга
Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызларыбыз, әниләр, әбиләр, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Яз башы табигать уянуы белән яңа планнар һәм хыяллар тууына сәбәп була, шатлык һәм өмет бүләк итә. Мондый күтәренке кәеф сезне һәрдаим озата барсын, көч һәм ышаныч бирсен.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне белән Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисееваны тәбрикләде. Район җитәкчесе мөхтәрәм затны котларга ветеран яшәгән йортка, аның кызы гаиләсенә килде. Үзенә булган ихтирам-хөрмәттән, дулкынланудан Анна Ивановнаның күзләре яшьләнде. Разиф Галиевичтан лалә чәчкәләре букетын, истәлекле бүләкне ветеран аягүрә басып кабул итте.
«Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Чара «Гаилә» милли проекты һәм «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында оештырылды.

6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе
2-3 март көннәрендә Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Анда Зәй, Сарман һәм Түбән Кама районнары вәкилләре катнашты. Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Яз белән бергә безгә иң матур бәйрәм – Халыкара хатын - кызлар көне-8 Март килә. Бу вакытта гүзәл затлар бүләкләр һәм теләкләр кабул итә. Бүген туган якны өйрәнү музеенда узган «Сезнең өчен, яратканнарыбыз» бәйрәм программасы Иске Зәй бистәсе өчен күңелле вакыйгаларның берсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International