Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Сергей Чебнев: батырлыгы Россия тарихына мәңгегә язылган Зәй каһарманы
2025 елның 11 марты, сишәмбе
2025 елның 6 марты Зәй һәм бөтен Россия халкы өчен хәтер һәм горурлык көне булды. РФ Президенты Владимир Путин илнең иң югары бүләген — Россия Героеның «Алтын Йолдыз» орденын — Сергей Чебневның хатынына тапшырды, аның тормыш юлы һәм батырлыгы ватандашларының йөрәкләрендә мәңгегә калачак. Сергей үз гомере бәрабәренә йөзләгән хезмәттәшен коткара һәм Курск өлкәсендә дошманның алга баруын туктата. Сергей Чебнев 1979 елда Ольга һәм Владимир Чебневлар гаиләсендә туа. 1983 елда гаилә Зәй шәһәренә күчеп килә, анда кечкенә Сережа «Урман әкияте» балалар бакчасына йөри, аннары 2нче мәктәпкә бара. Тәрбиячесе Надежда Русанова аны әлегә кадәр яхшы һәм ярдәмчел малай буларак искә ала. «Минем туганнан туган энем Сергей минем өчен бертуганым кебек иде. Ул һәрвакыт елмая иде. Ул яхшы күңелле, гадел, дөреслек яратучан иде. Ул чыннан да үз иленең патриоты. Ул Зәйне бик ярата иде, кайткан чакларында без һәрвакыт шәһәр буйлап йөри идек. Форма аңа бик килешә иде. Мин абыем белән горурланам! Без аны юксыначакбыз”, - дип, истәлекләре белән уртаклаша аның туганнан туган сеңлесе, “Энергетик " мәдәният йорты директоры Светлана Ревина. Аның әнисе һәм Сергей Чебневның әтисе-бертуганнар. 1992 елда Чебневлар гаиләсе Яр Чаллыга күчеп килә. Сергей укуын 56 нчы мәктәптә дәвам итә, анда ул спорт белән: бокс, көрәш һәм команда уеннары белән мавыга. Аның характеры һәм физик әзерлеге булачак хәрби карьерасы өчен нигез була. Мәктәптән соң Сергей Казан югары хәрби танк училищесына укырга керә, анда булачак хатыны Ольга белән таныша. Гаиләдә ике бала— кызлары Евгения һәм уллары Игорь туа, ул әтисе эзләре буенча киткән һәм хәзер Калининград өлкәсендә хезмәт итә. Сергей махсус хәрби операциягә 2022 елның октябрендә китә. Өч айдан соң ул яралана, ләкин дәваланганнан соң яңадан фронтка кайта. Аның соңгы сугышы Курск өлкәсендә була, анда ул Кече Локня хатын-кызлар колониясен саклаучы батальон белән командалык итә. Үз гомере бәрабәренә Сергей дошманның Курск АЭСнә баруын туктата һәм 300 сугышчыны коткара. Аның батырлыгы илнең иң югары бүләге белән бәяләнде, аны Владимир Путин кулыннан хатыны Ольга алды. "Сергей чын патриот иде. Ул броне булуга карамастан, үзе теләп мобилизациягә китте. Ул үз илен якларга теләгән иде", - дип сөйли аның әнисе Ольга Чебнева. Сергейның балачак еллары үткән Зәй якташы белән горурлана. Аның исеме шәһәр һәм ил тарихына мәңгегә язылган. Сергей Чебнев-батырлык, тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге. Аның батырлыгы безгә чын каһарманнарның арабызда яшәвен, ә аларның исемнәре буыннар хәтерендә мәңгеләштерелергә тиешлеген искә төшерә. Фотолар vod-str.ru, kremlin.ru, nabchelny.ru сайтларыннан һәм Чебнёвларның гаилә архивыннан
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
декабрь, 2025 ел
Чаңгы ярышлары буенча, Татарстан Республикасы Чемпионатының икенче көненә йомгак ясалды
Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты 1 турының икенче ярыш көне көчле суык аркасында кичектерелде, ләкин команда зачетына нәтиҗә ясалды: ТР шәһәрләре арасында: 1 урын-Зәй, 2 урын-Чаллы, 3 урын-Әгерҗе. ТР районнары арасында: 1 урын Сарман районы, 2 урын Балтач районы, 3 урын Саба районы
Зәйдә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координацион Совет утырышы узды
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Уразайкин Петр Сергеевич рәислегендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координацион Совет утырышы узды.
24
декабрь, 2025 ел
Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан Н.И. Харрасовка истәлек тактасы куелды
Бүген Зәйдә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, махсус хәрби операциядә катнашкан Нияз Ильяс улы Харрасовка истәлек тактасы куелды. Такта герой яшәгән йортка урнаштырылган.
«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Зәй районында яшәүченең теләкләре үтәлде
Бүген «Теләкләр чыршысы» - Яңа ел акциясе кысаларында, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Имәнлебаш авылында яшәүче 16 яшьлек Венера Мөхәммәдиеваның хыялларын тормышка ашырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз