Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Анна Моисееваны 8 март- Халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрикләде
2025 елның 7 марты, җомга
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне белән Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисееваны тәбрикләде. Район җитәкчесе мөхтәрәм затны котларга ветеран яшәгән йортка, аның кызы гаиләсенә килде. Үзенә булган ихтирам-хөрмәттән, дулкынланудан Анна Ивановнаның күзләре яшьләнде. Разиф Галиевичтан лалә чәчкәләре букетын, истәлекле бүләкне ветеран аягүрә басып кабул итте. “Анна Ивановна, сез безнең райондагы иң мөхтәрәм хатын-кыз. Бөек Ватан сугышы чорында ирләр белән беррәттән Ватан иреге өчен көрәшүегез, батыр кыз булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сәламәт булып, әле мөмкин кадәр безнең арада булуыгызны телибез”, - диде район башлыгы. Анна Моисеева район башлыгына үзләре башыннан кичкәннәр турында хәтерендә калган мизгелләрне сөйләде. Бүгенге тормышның имин булуын, моның өчен хәзерге буынның алар үрнәгендә ватанпәрвәрләр булып тәрбияләнүе мөһимлеген ассызыклады. Ветеранны котларга район башлыгы белән бергә район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова да килделәр. “Анна Ивановна, сез безгә бик кадерле һәм бүгенге яшьләрне тәрбияләүдә бик кирәк. Саулыкта, балалар, оныклар хөрмәтендә яшәгез”, - диде Алексей Алексеев. Анна Моисеева бүгенге көндә 7 онык, 8 оныкчык һәм бер оныкчыгының кызы өчен дә әби. Ул инде бәйрәм уңаеннан бүләкләрне гаилә әгъзаларыннан кабул итәргә керешкән.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
март, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Ураза бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле мөселманнар, кадерле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану, Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәйгә эш визиты белән килде
Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе базасында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды.
С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә җырчы Илзирә Ибраһимова белән очрашу булды
18 мартта Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Тәвәккәл таш яра!» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә узды.
18
март, 2026 ел
Зәй яшьләре флешмоб-эстафетада катнашты
18 мартта «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында, Кырымның Россия белән берләшү көнендә, актив яшьләр патриотик бию флешмоб-эстафетасын башлап җибәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз