Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы
2025 елның 7 марты, җомга
Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызларыбыз, әниләр, әбиләр, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Яз башы табигать уянуы белән яңа планнар һәм хыяллар тууына сәбәп була, шатлык һәм өмет бүләк итә. Мондый күтәренке кәеф сезне һәрдаим озата барсын, көч һәм ышаныч бирсен. Күп тармакларда нәкъ менә гүзәл затлар хезмәт коллективларының нигезен тәшкил итә. Сез муниципаль районыбыз үсешенә зур өлеш кертәсез, шул ук вакытта сөйкемле, сабыр һәм зирәк, кайгыртучан әниләр, яратучан хатыннар, гаилә учагы җылысын саклаучылар булып каласыз. Эш урынында һәм өйдә барлык эшләрне бергә алып бару осталыгыгыз, гаиләне бербөтен итеп тотуыгыз, яңа максатларга илһамландыруыгыз, һәрчак ярдәм итәргә әзер булуыгыз, җылылыгыгыз, мәхәббәтегез белән берләштереп торуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә улларын Ватаныбызны чын саклаучылар итеп тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәтлебез. Хатыннарга, кызларга, апаларга бөтен ил өчен шундый мөһим вакытта аңлаулары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт. Фронттагыларга ярдәм итүче – җылы оекбашлар бәйләүче, маскировка челтәрләре үрүче, коры ризыклар әзерләүче, кием тегүче хатын-кыз волонтерларга зур рәхмәтемне белдерәм. Бөек Ватан сугышы елларында ир-атлар белән беррәттән Ватанны каһарманнарча саклаган, тылда хезмәт иткән, ә бүген яшь буынга үрнәк булып торучы ветеран хатын-кызларга аерым котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Хезмәт сөючәнлегегез, күңел җылыгыз, дөньяны яктырак һәм игелеклерәк итә белүегез өчен рәхмәт сезгә, кадерле хатын-кызларыбыз! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим. Сезнең һәрберегезне якыннарыгызның кайгыртуы, мәхәббәте урап йөртсен. Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
март, 2025 ел
Зәйдә мәктәп идарәче командаларының республика форумы узды
Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә «Яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасына республика идарә командалары форумы узды. Форум «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе тарафыннан оештырылды.
"Типография" инклюзив остаханәсе" практикасын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре
2024 елның 1 августыннан өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында көндезге бүлектә «Типография «инклюзив остаханәсе» социаль практикасы гамәлгә ашырыла.
11
март, 2025 ел
Зәйдә мәгариф оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды
11 нче мартта 6 нчы гомуми белем бирү мәктәбе базасында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында «Зәй муниципаль районы мәгариф оешмаларында тәрбия эше системасы» темасына мәгариф оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Э.Э. Галиев катнашты.
Зәй укучылары - татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабында
2025 елның 5 мартында «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары арасында татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз