Зәйлеләр махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлары белән хушлашты

2025 елның 11 марты, сишәмбе
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларын - Гарипов Раил Тәлгать улын һәм Шакиров Нәфис Мөдәрис улын соңгы юлга озаттылар. Матәм панихидасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор И.Н. Гущин, шәһәр һәм район хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов, Чаллы шәһәренең Комсомол районы башлыгы Л.И. Әхмәтҗанов хәрбиләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерделәр. Һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Солдатларны соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Раил Гариповны Яңа шәһәр зиратына, Нәфис Шакировны - Куш Елга авылы зиратына җирләделәр. Ватаныбыз бәйсезлеге өчен һәлак булган каһарманнарның якты истәлеге зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге яшәячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International