Зәйдә Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелә

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Мәүлид кичәсендә бөтен кешелек дөньясына соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд Пәйгамбәрне Рәсүл итеп җибәрүе – безгә күрсәткән бик зур рәхим-шәфкате. Мәүлид - Аллаһ Рәсүле дөньяга килүгә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакыт. Зәй мөхтәсибәте Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә. Мәүлид кичәсендә сәдакаләр бирелде, догалар кылынды, салаватлар әйтелде. Бүген исә ул көн ”Ихлас” кафесында 80 мөселман катнашында бәйрәм үткәрелде. Анда коръән, вәгазь укылды, мөнәҗәтләр әйтелде. Мул өстәл артында мөэмин-мөселманнар аралашты, фикерләште, “Нур” мәчетендә иңгә-иң торып өйлә намазы укыды. Бәйрәм табыны “Нур” мәчете булышлыгы белән оештырылды. Ул мөхтәсибәтнең күпчелек мәхәлләләрендә булачак. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International