5-20 декабрь көннәрендә район беренчелегенә авыл волейбол командалары беренчелегенә ярышлар булып үтте. Ярышта 9 команда катнашты.
Бу көннәрдә Сәвәләйдә яңа төрле ферма ачтылар. Анда 400 баш сыерга исәпләнгән сөт үткәргеч, суыту, азык бүлеп бирү җайланмасы урнаштырылды. Идәндә максус җылытыла торган резина идән һәм башка уңайлыклар булган замана фермасы барлыкка килде.
Яңа ел алдыннан “Энергетик” мәдәният йортына “5” ле билгеләренә укучылар бәйрәмгә җыелды. 500 укучы үз гомерләрендә беренче тапкыр сихерле матурлык күрү бәхетенә ирештеләр.
19 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә Кар бабай призына йөзү буенча ярышлар үтте. Зәйдән Елена Шашурина баттерфляй төрендә беренче, ә брасста- өченче урынны алды. Данил Фадеев шулай ук баттерфляйда – беренче, Көмеш медальләргә Вероника Прокопьева, Роман Фирстов ёщм Раиль Латыпов лаек булдылар.
Бүген Зәй шәһәренең Мирный бистәсендә күңелле вакыйга булды: биредә гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасында катнашучыларга (алар Мирный һәм Икмәк кабул итү предприятиесе бистәләре, Якты Күл авылында яшәүче гаиләләр) тантаналы шартларда яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Әлеге торакларны “Рада” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте төзеде.
2015 елның 22 декабрендә, Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы һәм татар бүлегенең актив укучылары белән, “Хуш киләсен, Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Китапханә хезмәткәрләре, чарага килгән кунакларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар. Мавктыргыч күңел ачу программасы, уеннар, һәрбер кешенең күңеленә хуш килде.
“Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, район башлыгы Разиф Кәримов катнашында район терлекчелек тармагына нәтиҗә ясалды. Аңа АгроКөч-Төркем” белгечләре, агрофирмалар, аларның бүлекчәләре җитәкчеләре, терлекчелек тармагы белгечләре чакырылды.
18-20 декабрьдә Казан шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кыссаларында үткән ярышларда: шахмат буенча -3 урынны, өстәл теннисында -5 урынны, җиңел атлетика буенча 4 урынны, йөзүдә -6 урынны алды
Хөрмәтле энергетиклар, энергетика ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм. Энергетика әйдәп баручы тармаклардан санала, республикабыз, илебезнең милли казанышы, Россиянең энергетика куркынычсызлыгы гаранты булып тора.
Җитештерелгән продукциянең күләме Зәй районында соңгы 5 елда 1,6 тапкыр арткан. Еллык үсеш темпы 10% тәшкил итә. Бу республикада 8 урын дигән сүз, ә һәрбер кеше санына чыгып исәпләгәндә җиденче урын дигән сүз.