Парламент дәресе -2021

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021нче ел Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. (Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында 2021нче елны Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан итү турында» Указы, 2020нче ел 5нче октябрь №УП-653»). 18нче февраль көнне 6нчы урта гомуми белем мәктәбендә «Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге» Парламент дәресендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев һәм Зәй шәһәре Советы депутаты Наталья Иван кызы Федина катнаштылар. Дәрес барышында республика һәм район территориясендә яшәүче халыклар турында сөйләштеләр, тел милли мәдәни тәңгәллекне ретрансляцияләү өчен көчле корал буларак аеруча зур әһәмияткә ия булуы турында сүз барды. Дәрес ахырында укучылар кунаклар белән бергә Татарстан Республикасы һәм Зәй районы территориясендә яшәүче халыкларның байлыгы нидән гыйбарәт булуы турында фикер алыштылар. Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге - ул байлык, дигән уртак фикергә килделәр. Парламент дәресләре шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә узды. Дәресләрдә депутатлар корпусы вәкилләре катнашты. Парламент дәресе кысаларында 1нче февральдән 31нче мартка кадәр Зәй районында укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалары, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары) конкурслары уза. Конкурсларга йомгак гадәттәгечә апрель аенда, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International