Зәйдә “Ягез әле, егетләр!” хәрби спорт ярышлары узды

2021 елның 20 феврале, шимбә

19 февральдә бәйрәм алды унаеннан Зәй муниципаль районында «Ягез әле, егетләр» хәрби-спорт ярышлары узды. Ярышлар «Застава» хәрби патриотик клубы чыгышы белән башланып китте. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Чапков Александр Владимирович; өлкән прапорщик, ветеран Зыков Александр Геннадиевич мөрәҗәгать иттеләр. Ярышларда барлыгы 15 команда катнашты. Анда авыл һәм шәһәр гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, шулай ук политехник көллият студентлары бар иде. Бу чарада Әфган сугышы ветераннарының да катнашуы күңелле вакыйга булды, алар зур энтузиазм белән үрнәк күрсәттеләр. Шәһәр гомуми белем бирү учреждениеләре арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын-3 нче мәктәп, 2 урын - 7 нче мәктәп,  3 урын - 6 нчы мәктәп. Авыл җирлекләре арасында: 1 урын-Якты Күл мәктәбе, 2 урын - Кадер мәктәбе, 3урын Тубән Биш мәктәбе, 4 урын Сәвәләй мәктәбе. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International