7 нче мәктәптә Парламент дәресе узды

2021 елның 19 феврале, җомга
Парламентаризм атналыгы кысаларында бүген 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган парламент дәресе үткәрелде. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Запека Юлия Михайловна үткәрде. 2021 елда Парламент дәресенең гомуми темасы - «Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, тел һәм мәдәният күптөрлелеге - республиканың уникаль байлыгы». Бу елның Парламент дәресе укучыларның рухи-әхлакый, шәхси формалашулары турында күтәрелгән актуаль мәсьәләләр белән кызыклы. Парламент дәресендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашты. Валерий Григорьевич әлеге Парламент дәресенең мөһимлеген билгеләп үтте. “Бүген Татарстан Республикасында күп санлы дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, алар буенча безнең районында да зур эшләр эшләнә. Татарстанда, шул исәптән Зәй районында да төрле милләт һәм конфессия вәкилләре үзара аңлашып, ихтирамлы мөнәсәбәттә яшиләр. Бу безнең байлыгыбыз, һәм аның кадерен белергә кирәк!”,-диде район башлыгы урынбасары. Валерий Григорьевич шулай ук ел саен район җитәкчелегенең халык белән очрашулар уздыруы, аларда җәмәгать тормышының төрле өлкәләрендә: торак-коммуналь хуҗалык, ишегалды һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү проблемалары күтәрелүе һәм күп мәсьәләләрнең хәл ителүе турында сөйләде. Шулай ук быел Иске Зәй бистәсе Яр буен төзекләндерүнең дәвам итәчәген искәртте. Очрашу барышында укучылар аңа муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары һәм Зәй район һәм шәһәр Советы депутаты булуы турында сораулар бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International