Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә «Татар егете – 2021» муниципаль бәйгесе үтте
2021 елның 19 феврале, җомга
Бүген Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үзенчәлекле бәйге үткәрелде. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән саф татар телендә аралашучы егетләр сүз байлыгында, талантларын күрсәтүдә, кул эшләренә осталыкта тапкырлыкта көч сынашты. “Егет солтаны-2021” бәйгесе иң элек мәктәпләрдә үткәрелеп, анда иң-иң яхшылары район турына сайлап алынды. Үсеп килүче буынның туган телебезне белеп, аның аһәңле, матур сөйләм телен пропагандалап, менә шулай бәйгеләрдә катнашуы бик куанычлы. Татар телен һәр мәктәпнең әнә шундый асыл егетләре үрнәгендә күрсәтә алу - ул яшүсмерләр арасында аңа мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз. Татар егетләре арасындагы бәйге районда беренче мәртәбә оештырылды. Бәйгенең район турында V-XI сыйныфлардан 11 егет катнашты. Шулай ук егетләргә татар шагыйрьләренең шигырьләрен урында ук сәнгатьле уку, телне белү дәрәҗәсен күрсәтү буенча берничә бирем үтәргә туры килде. Боларга өстәп, һәрберсе кул эшләрен дә күрсәттеләр. Бәйге барышында татар гимназиясенең иҗат төркемнәре чыгыш ясады. Уңган егетләребезнең булуы киләчәгебезнең өметле булуы турында сөйли. Бүгенге бәйге моңа ачык дәлил булып тора.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз