Район башлыгы Р.Г. Кәримов Халыкара туган тел көне белән котлый!

2021 елның 20 феврале, шимбә

Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелемнән Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Бу көн безгә тагын бер мәртәбә милли бердәмлек символы - туган телебезне саклау мөһимлеге турында искәртә. Туган тел һәр җәмгыятьнең, һәр кешенең тарихи нигезен тәшкил итә. Ул безгә яшәргә, иҗат итәргә, кыйммәтле рухи байлыкларны сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга көч бирә. Туган телгә ихтирам белән карау ул үзебезнең генә түгел, ә районыбыз, республикабыз, илебезнең күпсанлы халыклары тарихы һәм мәдәниятенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү булып тора. Без республикабызда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу эшне тагын да активлаштыруга зур өметләр баглыйбыз. Һәр кеше өчен үз туган телен белү намус эше булырга тиеш дип саныйм. Зәй муниципаль районында яшәүче барлык милләт вәкилләренең туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм популярлаштыруга зур көч куярга кирәк. Шундый игелекле эшне башкаручыларга, беренче чиратта укытучыларга, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә, киң җәмәгатьчелек вәкилләренә һәм энтузиастларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Туган телнең аһәңлеген тоярга, үз тамырларың белән горурланырга, халык байлыгын, туган телне саклап калуда һәм үстерүдә уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International